Авторизация

Логин:
Пароль:

Электронная среда


А.Н.Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университетыныӊ Әлмәт филиалына рәхим итегез!

   А.Н.Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университеты Россиядә һәм чит илдә танылган белем бирү һәм фәнни-тикшеренү комплексы, үз эченә классик университет традицияләрен, мәгариф ɵлкәсендәге яӊалыкларны туплый. Без хәзерге заман фән һәм техника ɵлкәләре ɵчен югары белемле, профессиональ кадрлар, шулай ук икътисад һәм идарә итү буенча белгечләр әзерләү ɵстендә эшлибез.

   КМТТУныӊ Әлмәт филиалы 11 ел буе шәһәр һәм район чыгарылыш сыйныф укучыларына үз ишекләрен ача. Бу вакыт эчендә безнеӊ уку йорты Татарстан Республикасыныӊ танылган югары белем бирү учрежденияләре арасында ышанычлы урынын яулады.
   Тɵзүчеләр проспектында урнашкан Филиалныӊ үз бинасында уку лабораторияләре, замандаш техника белән җиһазландырылган лекция заллары бар. Компьютер бүлмәләре Интернетка чыгышлы 130 компьютер белән тәэмин ителгән. Зур, якты һәм замандаш аудиторияләр укытучыларны һәм студентларны продуктив хезмәткә этәрә. Уку һәм Җитештерү үзәге, шулай ук кайбер махсус кафедралар һәм лабораторияләр Филиалныӊ икенче бинасында – «Радиоприбор» заводы территориясендә урнашкан. Хәзерге вакытта Филиалда 1500гә якын студент белем ала, шулар арасында кɵн дә укучылар – 391, читтән торып укучылар – 1098 студент.
   Укыту эше университетныӊ һәм Әлмәт шәһәренеӊ иӊ тәҗрибәле педагогик кадрлары тарафыннан башкарыла. Хәзерге вакытта студентларга 9 доктор һәм 50дән артык фән кандадатлары белем бирә.
   Машина тɵзү – промышленностьныӊ әйдәп баручы ɵлкәсе. Шуӊа күрә КМТТУ-КАИныӊ укытучыларында зур җаваплылык ята – җитештерүчәнлек ɵчен кирәкле һәм югары профессиональ белгеч әзерләү. Һәттә бүгенге кɵндә дә алар эшенеӊ нәтиҗәләрен күреп була: КАИны тәмамлаган студентлар безнеӊ шәһәр һәм республика предприятияләрендә югары дәверләргә ирешкәннәр.
   2012 елда КМТТУ-КАИга 80 яшь тулды. Яшь ул беренче чиратта – традицияләр, мәгариф ɵлкәсендә алар бигрәк тә мɵһим, чɵнки яхшы белгеч тәрбияләү ɵчен күп еллар эшләгән методикалар, укытучылар һәм галимнәр тәҗрибәләрен туплау кирәктер.
   Хәзерге заманда югары белемнеӊ роле кɵчәя бара. Бу роль югары квалификациягә ия булган белгечләрне әзерләү генә түгел, ә студентларны тәрбияләүдә, фикер йɵртү сәләтенә ɵйрәтүдә, һаман саен белем арттыруга омтылуда чагыла. Иҗади рух, яӊа белемнәргә омтылу, эш сɵючәнлек, үз кɵчеӊә ышану – менә КМТТУ студентларын һәм университетны тәмамлаучыларны күрсәтүче сыйфатлар.
   Яшьләрнеӊ «Кайда укырга керим?» дигән сорауга җавабым: «Әгәр дәүләт дипломы белән ныклы белем, хәзерге икътисад таләп иткән белгечлек һәм киләчәк кɵннәргә ышаныч белән карыйсыӊ килсә – уку йортын дɵрес сайла – КАИга укырга кер!»

М.Ш.Гарифуллина, сәясәт фәннәре кандидаты,
КМИТТУ-КАИныӊ Әлмәт филиалы директоры.

События

Ссылки